Казанда «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» Республика балалар кинофестиваленең дүртенче зональ турына нәтиҗәләр ясалды. Финалга барлыгы 27 эш үтте. Алар арасында 14 анимацион фильм, 6 кыска метражлы фильм һәм 7 компьютер уены бар. Ярымфиналда җиңүчеләрнең исемлеген түбәндәге сылтамада карарга мөмкин: https://disk.yandex.ru/i/-e15Fpr4XLpJxg.
Лауреатларны бүләкләү 23 апрельдә Г.Тукай исемендәге татар филармониясе бинасында узачак.
«Милли мультFest» балалар кинофестиваленең төп максаты - татар телен саклау, тамашачыларның мәдәниятен үстерү, анимацион, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннарын җитештерү ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләрне рухи, интеллектуаль һәм иҗади яктан камилләштерүгә ярдәм итү.
Фестиваль татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тарафыннан тормышка ашырыла.