Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкәк шәһәрендә язучы Чыңгыз Айтматовның музей-йортында булды.
18 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда «Анатолийның Сәлҗүк мөнбәрләре: Мөселман сәнгате шедеврлары» күргәзмәсе ачылды. Төркиянең XII-XIV гасырлардагы мәчетләренең мөнбәрләре (кафедралары) сәнгатьле фотоларда тәкъдим ителгән.
«Без 20 миллион» дип исемләнгән Бөтенроссия иҗат конкурсында җиңүчеләр Татарстанда 2 концерт куйды. Конкурс сәнгать өлкәсендә талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларны үстерү һәм ярдәм итү «Киләчәккә күпер» проекты кысаларында оештырылды.
Татарстан рәссамнар берлегенең 85 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Яңалык һәм гореф-гадәтләр» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
17 ноябрь көнне министр Кыргыз милли В.И.Ленин ордены А.Малдыбаев исемендәге академия опера һәм балет театрында булды. Биредә «Жизель» спектакле күрсәтелде.
Шушы уникаль тәҗрибә белән Милли китапханә «Текст» фестивалендә бүлешәчәк
17 ноябрь Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы күргәзмәләр залында Мәскәү шәһәренең А.С.Пушкин дәүләт музее җыелмасыннан «Мин Дубровский» күргәзмәсе ачылды.
«Россия халыклары» II Бөтенроссия форумы кысаларында алты тематик секция эшләде. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Традицион һәм сәнгать һөнәрләренә ярдәм итү һәм этнотуристик маршрутлар булдыру аша Россия халыкларының тарихын һәм мәдәниятен популярлаштыру" секциясендә чыгыш ясады.
14 ноябрь Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Уены, чыны бергә» кыска метражлы балалар фильмнары циклының яңа тугызынчы сезонының премьерасы булды. Премьерадан соң барлык фильмнар да Россия һәм якын чит ил телеканалларына тапшырылачак.
16 ноябрь Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасының мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре Комиссиясе каршында «2030 елга кадәр иҗади (креатив) индустрияләрне һәм аларның эре шәһәр агломерацияләрендә дәүләт ярдәмен гамәлгә ашыру механизмнары» темасына фикер алышу һәм аны тормышка ашыру планына регионнар, кызыксынган оешмалар һәм ведомстволар ягыннан тәкъдимнәр кертү буенча фикер алышулар узды.