16 ноябрь Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасының мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре Комиссиясе каршында «2030 елга кадәр иҗади (креатив) индустрияләрне һәм аларның эре шәһәр агломерацияләрендә дәүләт ярдәмен гамәлгә ашыру механизмнары» темасына фикер алышу һәм аны тормышка ашыру планына регионнар, кызыксынган оешмалар һәм ведомстволар ягыннан тәкъдимнәр кертү буенча фикер алышулар узды.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Татарстан Республикасында иҗади (креатив) индустрияләрне үстерү Концепциясен тормышка ашыруның төп юнәлешләре турында» дигән темага чыгыш ясады.
Спикерлар буларак РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарә башлыгы урынбасары Александр Журавский, «Роскультцентр» ФДБУ директоры Марина Абрамова, Мәдәни инициативалар фонды президенты Роман Карманов, «Артмастерс» КБО директоры Борис Володин, «Югары икътисад мәктәбе» ФТУ креатив икътисад үзәге директоры Татьяна Абанкина һ. б. чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова докладында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының дәүләт ярдәме инструментлары һәм креатив индустрияләрне үстерү буенча комплекслы чаралар эшләү буенча тәкъдимнәр турында сөйләде.
Очрашуның модераторы булып мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча Иҗтимагый палата Комиссиясе рәисе Ирина Великанова һәм Комиссия рәисе урынбасары Ирина Мастусова чыгыш ясады.