«Без 20 миллион»: яшь талантлар Казанда чыгыш ясады

2021 елның 19 ноябре, җомга

«Без 20 миллион» дип исемләнгән Бөтенроссия иҗат конкурсында җиңүчеләр Татарстанда 2 концерт куйды. Конкурс сәнгать өлкәсендә талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларны үстерү һәм ярдәм итү «Киләчәккә күпер» проекты кысаларында оештырылды.

Беренче концерт Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узды. Икенче концерт А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә онлайн форматта үтте. 

Конкурсның 7 лауреаты үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр, ә «Радужные веселинки» хореография коллективы һәм 2014 елда «Без 20 миллион» конкурсы, «Яңа йолдыз» телепроекты җиңүчесе Тимур Томаев катнашучыларны үзенең чыгышы белән рухландырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International