18 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда «Анатолийның Сәлҗүк мөнбәрләре: Мөселман сәнгате шедеврлары» күргәзмәсе ачылды. Төркиянең XII-XIV гасырлардагы мәчетләренең мөнбәрләре (кафедралары) сәнгатьле фотоларда тәкъдим ителгән.
Мөнбәр Тәхетне хәтерләтә, Мөхәммәд пәйгамбәр Мәдинә мәчетендә мөселманнарга мөнбәрдән мөрәҗәгать иткән. Җомга көннәрендә мөселман халкы мөнбәрдән укылган вәгазьләрне тыңлый. Урта гасырларда мондый кафедралар сыйфатлы агачалардан иң яхшы осталар тарафыннан булдырылган.
Зур күләмле фоторәсемнәрдә кисеп ясалган бизәкләрне җентекләп карарга мөмкин. Ул мөселман орнаментын һәм гарәп каллиграфиясен үз эченә алган– Коръәннән өзекләр, хөкүмәтне мактау, мәдхия җырлау һ.б.
Күргәзмә Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы ярдәме белән оештырылды. Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук Төркия Республикасының Генераль консулы Исмәт Эрикан да катнашты.
Күргәзмә үз эшен 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.