Татарстан Республикасы Президенты делегациясе язучы Чыңгыз Айтматов гаиләсе белән очрашты

2021 елның 19 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкәк шәһәрендә язучы Чыңгыз Айтматовның музей-йортында булды.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Кыргызстанга эш визиты белән килде.

Язучы Чыңгыз Айтматовның музей-йорты «Ала-Арча» дәүләт резиденциясендә урнашкан, язучы 1986 елдан бирле 20 ел гомерен шул йортта үткәргән.

Музей – йортта язучы Чыңгыз Айтматовның шәхси әйберләре, кулъязмалары саклана. Экспозициянең бер өлеше аның күпсанлы бүләкләренә багышланган. Йортның икенче катында эш һәм йокы бүлмәсе, шулай ук китапханә урнашкан.

Бүген музей-йортта тагын бер экспонат барлыкка килде - Казан федераль университеты музейга тарихи документлар тапшырды – Кукмара районыннан Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан Үтәмешевлар гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе. Ул 1830 елда эшләнгән.

Йортның икенче яртысында гаиләсе белән язучының улы Илдар Айтматов яши. Шунда ук Халыкара фонд урнашкан, ул мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 2000 елда Фондка язучы нигез салган, хәзер аның эшчәнлеге белән балалары идарә итә.

Чыңгыз Айтматовның музей-йорты язучының ватандашлары һәм чит ил кунаклары арасында да популяр.

Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Татарстан - Кыргызстан» эшлекле форум эшендә катнашты. Чара Бишкәк шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегациянең Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында уза.

Форумда Президент Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимир улы Путин һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Садыйр Нургожой улы Жапаровка төбәкара хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде.

«Татарстан - Кыргызстан» форумында катнашучылар арасында Татарстан һәм Кыргызстанның министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, алдынгы предприятие вәкилләре бар.

Татарстан һәм Кыргызстан 2017 елның декабрендә Хөкүмәтара килешү имзалаган иде. Хәзерге вакытта Казаннан Бишкәк шәһәренә атнага бер тапкыр самолет бар.

Шулай ук мәдәният, машина төзелеше, нефть химиясе продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы, компрессорлар, суыткыч җиһазлары, автомобиль шиналары, көнкүреш химиясе товарлары, «Хәләл» продукция, медицина сәнәгате товарлары, фармацевтика продукциясе һ. б. өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International