ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

26-28 ноябрь  Казанның «Мир» кинотеатрында Венгрия киносы көннәре узачак. Вакыйга кысаларында Венгрия кинематографының соңгы еллардагы иң яхшы үрнәкләре күрсәтеләчәк. Тамашачылар «Венгрия Тарантиносы» ннан тарихи-романтик триллер һәм хәтта вампир ретро-комедиясен карый алачак.

Казанда Камал театры бәйгесе финалистлары өчен семинар уза


23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 26 ноябре 19:00 сәгатьтә А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә композитор Александр Варламовның 220 еллыгына багышланган романс кичәсе узачак.

2021 елның 24 ноябрендә  Татарстан Республикасы Милли  музеенда республиканың танылган  сәяси эшлеклесенең 110 еллыгына багышланган "Салих Гыйлемхан улы Батыев: портретка штрихлар» дип исемләнгән чара узачак.


22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 23-24 ноябрендә Мәскәү шәһәренең Кәгазь фабрикасында Россия халыкларының хәзерге заман драматургиясе фестивале узачак, анда уку, фикер алышу, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак.

Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстан драматургларының пьесаларын укуда, фикер алышуларда, драматургларга сораулар бирә, шулай ук лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләрдә катнаша алачаксыз.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Россия делегациясе составында Босния һәм Герцеговинада Россия рухи мәдәнияте көннәрендә катнаша, чара 21-23 ноябрьдә Сараевода уза.

2021 елның 26 ноябрендә 11:00 сәгатьтә Казан шәһәренең 4 нче балалар сәнгать мәктәбендә балалар сәнгать мәктәпләре һәм балалар иҗат мәктәпләре укытучыларының «Укытуның актуаль проблемалары» дип исемләнгән Төбәкара гамәли конференциясе узачак.

Казан яшь тамашачылар театрында Евгений Шварц пьесасы буенча «Алтын битлек» номинанты Петр Шерешевский җитәкчелегендә «Шәүлә» спектакле премьерасы булды.

Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма вәкилләрен Татарстан Республикасы мәгълүмати ачыклык һәм медиа мәктәбенә чакыра.


20
ноябрь, 2021 ел
шимбә

"Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләрен берләштерү" төбәк иҗтимагый оешмасы 26 ноябрьдә "Крылья ангела" акциясен уздырачак - бөтен ил буйлап күп балалы гаиләләрдән булган балалар Россиянең 70 төбәгендә үз фәрештәләренең Ана көне уңаеннан рәсем ясаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International