17 ноябрь көнне министр Кыргыз милли В.И.Ленин ордены А.Малдыбаев исемендәге академия опера һәм балет театрында булды. Биредә «Жизель» спектакле күрсәтелде.
Бүген Ирада Әюпова Кыргыз мәдәният университеты ректоры белән берлектә ZOOM форматында "Мәдәният цифрда" talk - мәйданчыгы эшендә катнашты һәм конференциядә катнашучыларны сәламләде.
Калининградтан алып Владивостокка кадәр колач җәйгән ике сәгатьлек онлайн-конференция "Мәдәният учреждениеләрендә хезмәт күрсәтүне дистанцион форматта оештыру” өстәмә һөнәри программа кысаларында узды.
Көн азагында министр Кыргызстан Республикасында яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очраша.
19 ноябрь көнне Кыргызстан Республикасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк. Татарстан Республикасы Президенты белән мәдәният министры эш сәфәре кысаларында Чыңгыз Айтматовның музей-йортында булачак һәм «Татарстан – Кыргызстан» эшлекле форумында катнашачак.