Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Текст» фестивале

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

 

 

Элек барлык язылган текстларның максаты — китапханәгә эләгү булган. Яңарган бинага күчү белән Милли китапханә уникаль, күп функцияле, мөмкинлекле, креатив мәйданчыкка әверелде. Аның текстларга карата роле дә үзгәрде: аларны саклаудан тыш, китапханә яңа текстларны булдыруда да актив катнаша: фикердәшләрне бер урында туплый, яңа берләшмәләр булдыра, төрле экспериментлар, коллаборацияләр өчен җирлек булып тора, белем алмашу һәм яңа проектлар өчен илһам бирә.

 

Шушы уникаль тәҗрибә белән Милли китапханә «Текст» фестивалендә бүлешәчәк. Биредә текстларны төрле ракурслардан карап булыр: вакытлы матбугаттагы рекламадан башлап рок-музыка турындагы үзнәшергә кадәр.

 

Чаралар программасы һәм теркәлү: https://nbrt.timepad.ru/events/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International