Татарстан рәссамнары берлегенең 85 еллыгы уңаеннан «Хәзинә»дә күргәзмә ачылды

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан рәссамнар берлегенең 85 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Яңалык һәм гореф-гадәтләр» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Тантана алдыннан рәссамнар һәм сәнгать белгечләре катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.

Мәдәни вакыйгада рәссамнар, сәнгать сөючеләр, скульпторлар, сәнгать белгечләре, шулай ук ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.

«Яңалык һәм гореф-гадәтләр» күргәзмәсе экспозициясендә Харис Якупов, Виктор Куделькин,  Виктор Аршинов, Илшат Әскәров, Александр Петров, Дарина Ильясова һ.б. рәссамнарның 150 иҗат әсәре тупланган.

Күргәзмә 2021 елның 18 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International