14 ноябрь Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Уены, чыны бергә» кыска метражлы балалар фильмнары циклының яңа тугызынчы сезонының премьерасы булды. Премьерадан соң барлык фильмнар да Россия һәм якын чит ил телеканалларына тапшырылачак.
Кинопроект Казанда 2016 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә 110 фильм төшерелгән, шуларның 16сы татар язучыларының әсәрләре буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән татар телендә яздырылган. Быел Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең зур залында 11 яңа балалар-яшүсмерләр фильмы тәкъдим ителде, аларның берсендә төп рольләрне Ласточкина исемендәге интернатта тәрбияләнүче балалар башкарды. Фильмнарны Президент грантлары Фонды ярдәме белән «Сотворение» балалар киносын үстерү Фонды командасы булдыра.
Премьера урыны очраклы түгел, быел Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Фонд оештырган яңа проектның партнеры булды. Зур Киномарафонда республикадан балалар катнаша алачак. Проект кысаларында эссе конкурсы планлаштырылган. Яңа проект һәм конкурс турында тулырак мәгълүмат ДетскоеКино.рф сайтында.