17 ноябрь Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы күргәзмәләр залында Мәскәү шәһәренең А.С.Пушкин дәүләт музее җыелмасыннан «Мин Дубровский» күргәзмәсе ачылды.
«Мин Дубровский» күргәзмәсе алтынчы уртак проект, ике музей арасында инде күптән җылы дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Экспозициянең темасы да очраклы түгел, чөнки быел Александр Сергей улының беренче тапкыр «Дубровский» романы басылуга 180 ел тула.
Күргәзмә Пушкин әсәренең барлыкка килү тарихы һәм аның геройлары белән танышу мөмкинлеген бирә.
Бүлекләрдәге материаллар рус дворяннарының XIX гасырда яшәү рәвеше һәм гореф-гадәтләре турында сөйли. Экспозиция шул заманның Россиядә әхлак һәм никах сораулары, алпавытлар, халыкның каршы килүләре һәм башка темаларны чагылдыра.
Залда тәкъдим ителгән портрет, костюм, корал, китаплар һәм декоратив-гамәли сәнгать әйберләре А.С.Пушкинның геройлары яшәгән вакытның тарихи, әхлакый һәм мәдәни-көнкүреш контекстын тудыра.
Күргәзмәгә Пушкин картасы белән керү рөхсәт ителә.