2022 елның 7 сентябрендә Россия халыклары сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Татарстан Республикасының дәүләт сынлы сәнгать музее базасында ачылган Рус музееның Мәдәни-күргәзмә үзәгендә сәнгать әсәрләрендә әкият мотивларына багышланган күчмә агарту проекты ачыла.
Проект рус халык әкиятләренә һәм илебездә яшәүче халыклар фольклорына багышланган.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре турында материаллар бастыруын дәвам итә.
Бүген 6 сентябрьдә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Федор улы Боголюбовның тууына 100 ел тула.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален үткәрүгә багышланган брифинг узды.
2022 елның 7 сентябреннән 11 сентябренә кадәр узачак Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә гадәттәгечә конкурс һәм конкурстан тыш программа тәкъдим ителә. Кино күрсәтү кысаларында фильмнарның режиссерлары һәм актерлары белән иҗади очрашулар узачак, анда тамашачылар киноиндустрия өлкәсендә күренекле эшлекле вәкилләр белән очрашачак, кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
РФ Мәгариф министрлыгы РФ Мәдәният министрлыгы белән берлектә 2022 елның сентябреннән 2023 елның март аена кадәр хор һәм вокал коллективлар арасында Бөтенроссия конкурсын үткәрә.
Конкурс Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган һәм балалар хорын үстерүгә, илнең җыр-музыка мирасын саклауга юнәлтелгән.
7 сентябрь Татарстан Республикасы Милли музеенда «Василий Заусайлов: коллекционер һәм меценат» күргәзмәсен тәкъдир итәләр. Музей җыентыгына иң беренче казначы туплаган предметларны тәкъдим итәчәкләр.
Бүген А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә А.С. Пушкинның 1833 елда Казандагы тормыш чорына һәм Н.Н. Гончарованың тууына 210 ел тулуга багышланган «Бу якларда юкка гына булмаган» дигән мәдәни-танып белү программасының беренче тамашасы булды.
Бүген Татарстан Республикасы композиторлар берлеге бинасында “Европа-Азия” ХV Халыкара яңа музыка фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды.
Анда ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Казан шәһәре МБМУ «София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге» оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анна Гөлишәмбарова, ТР Композиторлары берлеге рәисе урынбасары Зөлфия Әсәдуллина катнашты.
«KazanDigitalWeek-2022» халыкара форумы кысаларында 2022 елның 16-17 сентябрендә «Казан дәүләт мәдәният институты» федераль дәүләт бюджет мәгариф югары белем бирү учреждениесендә "Цифрлы «Арт-терапия» Хакатоны узачак.
Бүген Казанның Толстой урамында урнашкан 16А йортына күренекле татар шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасы булып узды. Шагыйрь бу йортта 2000-2020 елларда яшәгән.