7 нче сентябрьдән 11 нче сентябрьгә кадәр Алмата шәһәрендә 7th BAIQONYR International Short Film Festival узачак.
Татарстан Республикасын чарада Оксана Синчугованың "Нулевые" һәм Татьяна Черногузованың «Юха» кинокартиналары тәкъдир итәчәк.
2022 елның 16 октябрендә Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Red Style Fest» балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗатына багышланган Халыкара күпжанрлы конкурс-фестивале уза.
«Ми Фа Соль» иҗат проекты балалар музыка мәктәпләрендә, балалар сәнгать мәктәпләрендә, балалар иҗат мәктәпләрендә һәм башка мәгариф учреждениеләрендә дистанцион музыка конкурслары, олимпиадалар һәм башка чаралар уздыру белән шөгыльләнә.
«Ми Фа Соль» иҗат проекты 2022 - 2023 уку елына чараларның расписаниесе белән танышырга чакыра.
«Залесный» мәдәни үзәге проекты Президент мәдәни инициативалар Фонды үткәргән Россия Президентының икенче грант конкурсында җиңде. "БАШКОРТ ХӘЗИНӘСЕ-MILLI" яңа этнопроекты «ХАЛЫК ХӘЗИНӘСЕ — MILLI» беренче грант проектының дәвамы булып тора һәм шулай ук Татарстан халыклары мәдәнияте традицияләрен өйрәнүгә, торгызуга, саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге Татарстанның театр өлкәсен яктыртучы журналистлар өчен махсус премиясен гамәлгә кую турында игълан итә.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мәгълүмати портал Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү тарихы, татар халкы мәдәнияте һәм традицион мөселман кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан оештырыла.
Сайт берничә бүлектән торачак һәм гел яңартылачак.
Татарстан башкаласында 7-11 сентябрьдә узачак XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә 4 азәрбайҗан фильмы тәкъдим ителәчәк.
2022 елның 5 сентябрендә Толстой урамы, 16А номерлы йортта танылган татар шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасы узачак. Бу йортта шагыйрь 2000-2020 елларда яшәгән.
2022 елның 5 сентябрендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге бинасында (Лобачевский ур., 10) «Европа-Азия» ХV Халыкара яңа музыка фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.
6 сентябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай Троицкида» дигән сәнгать күргәзмәсен тәкъдир итәләр. Картиналарның авторлары 1912 елның май аенда шагыйрьнең Троицкига килүен яңадан булдыралар.