2022 елның 7 сентябреннән 11 сентябренә кадәр узачак Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә гадәттәгечә конкурс һәм конкурстан тыш программа тәкъдим ителә. Кино күрсәтү кысаларында фильмнарның режиссерлары һәм актерлары белән иҗади очрашулар узачак, анда тамашачылар киноиндустрия өлкәсендә күренекле эшлекле вәкилләр белән очрашачак, кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп программасы яңа «Синема 5» кинотеатрында узачак. Нәкъ менә биредә тамашачыларга конкурс программасы, шулай ук конкурстан тыш программаның төп өлешен тәкъдим итәчәкләр. Фестиваль кинотеатрның 4, 6 һәм 7-нче залларында узачак.
КХМКФ аерым вакыйгалары шәһәрнең башка мәйданчыкларында да узачак. Идел Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган программаның төп өлеше ТР ДССМ заманча сәнгать галереясендә узачак, ә «Балачакта кунакта» программасы «Әкият» балалар үзәгендә тәкъдим ителәчәк. Кинофестивальнең конкурс һәм конкурстан тыш программаларының тулы расписаниесе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://kazan-mfmk.com/news/news/programma-pokazov-xviii-kazanskogo-mezhdunarodnogo-festivalya-musulmanskogo-kino/.
Эшлекле мәйданчык гадәттәгечә Казан мәдәният институты диварларында оештырылачак.
Фестивальне ачу тантанасы 7 сентябрь Казан ратушасында 19:00 сәгатьтә, ә рәсми ябылу тантанасы 11 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә булачак. Вакыйгаларга бер сәгать кала ишек төбендә кызыл келәм җәеләчәк.
XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале чараларының тулы программасы түбәндәге сылтамада:
Матбугат чаралары программасы әлеге документта: https://disk.yandex.ru/i/8_jXU5fqwTuT0A
Искәртәбез, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме ярдәме белән уза.