«KazanDigitalWeek-2022» халыкара форумы кысаларында 2022 елның 16-17 сентябрендә «Казан дәүләт мәдәният институты» федераль дәүләт бюджет мәгариф югары белем бирү учреждениесендә "Цифрлы «Арт-терапия» Хакатоны узачак.
Максат - digital-инновацияләрне креатив индустриягә җәлеп итү.
Хакатонда катнашу өчен программалаштыру, мобиль кушымталар эшләү, дизайн, интерфейслар проектлау, психология, медицина белән мавыгучылар чакырыла.
Иң яхшы проект авторлары акчалата грантлар алачак.
Хакатонның төп темасы: «Арт-терапия» түбәндәге темаларны үз эченә ала:
1. бию терапиясе;
2. музыка терапиясе;
3. уен терапиясе;
4. рәсем ясау терапиясе;
5. Иҗади сәләтләрне бәяләү:
- хореографик сәнгать;
- музыкаль сәнгать.
Хакатон турында рәсми мәгълүмат түбәндәге сайтларда урнаштырылган: