Казанда күренекле татар шагыйре Роберт Миңнуллинга мемориаль такта ачылды

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанның Толстой урамында урнашкан 16А йортына күренекле татар шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасы булып узды. Шагыйрь бу йортта 2000-2020 елларда яшәгән.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, шагыйрьнең гаиләсе һәм битараф булмаган җәмәгатьчелек катнашты.

Ачылу тантанасына Республика балалар китапханәсе махсус экспозиция әзерләде, анда Р.Миңнуллинның балалар өчен язылган китаплары тәкъдим ителде.

Мемориаль такта авторы - яшь скульптор, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин, тактаны кую инициаторы - шагыйрьнең гаиләсе һәм Татарстан Республикасы язучылары берлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International