РФ Мәгариф министрлыгы РФ Мәдәният министрлыгы белән берлектә 2022 елның сентябреннән 2023 елның март аена кадәр хор һәм вокал коллективлар арасында Бөтенроссия конкурсын үткәрә.
Конкурс Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган һәм балалар хорын үстерүгә, илнең җыр-музыка мирасын саклауга юнәлтелгән.
Бәйгедә 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала. Сәламәтлеге чикләнгән һәм инвалид балалар, ятим балалар катнашуы хуплана. Бу конкурс җыр һәм башкару сәнгатен яратучыларның барысын да берләштерүне максат итеп куя.
Конкурсның финалы Бөтенроссия «Орленок» балалар үзәгендә 2023 елның мартында узачак. Жюри составына мәгариф һәм фән вәкилләре, танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, күренекле дирижерлар, композиторлар, вокал-хор башкару өлкәсендәге экспертлар керәчәк.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
«Яшүсмер еллары җырлары» мәктәп хоры
«Мин, әни, әти, әби һәм бабай: яраткан җыр» буыннар бәйләнеше
«Музыкаль калейдоскоп» вокал коллективы
Финал этап нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәр номинациядә сайланачак.