Татарстан композиторлары берлеге бинасында “Европа-Азия” ХV Халыкара яңа музыка фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы композиторлар берлеге бинасында “Европа-Азия” ХV Халыкара яңа музыка фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды.

Анда ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Казан шәһәре МБМУ «София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге» оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анна Гөлишәмбарова, ТР Композиторлары берлеге рәисе урынбасары Зөлфия Әсәдуллина катнашты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Композиторлар йортында экскурсия оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 9 сентябреннән 11 сентябренә кадәр Казанда «Европа-Азия» ХV Халыкара яңа музыка фестивале узачак. Фестивальнең булачак биш концертында Россия һәм чит ил музыкантлары башкаруында дөнья илләре композиторларының заманча музыкасы яңгыраячак.

«Европа-Азия» ХV Халыкара яңа музыка фестивале кунаклары буларак Үзбәкстан, Беларусь, Казахстан, Кытай, Австралия, АКШ, Вьетнам, Япония һәм Россия композиторлары һәм башкаручылары чыгыш ясыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International