ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда сәнгать әсәрләрендә әкият мотивларына багышланган күчмә агарту проекты ачыла

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

2022 елның 7 сентябрендә Россия халыклары сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Татарстан Республикасының дәүләт сынлы сәнгать музее базасында ачылган Рус музееның Мәдәни-күргәзмә үзәгендә сәнгать әсәрләрендә әкият мотивларына багышланган күчмә агарту проекты ачыла.

Проект рус халык әкиятләренә һәм илебездә яшәүче халыклар фольклорына багышланган.

Ачылу тантанасына килүчеләр өчен эчтәлекле программа тәкъдим ителә: татар һәм рус телләрендә «Шүрәле» әкиятен уку, шулай ук «Шүрәле» персонажын төзү буенча мастер-класс үткәреләчәк.

2022 елның июлендә проект Санкт-Петербургта башланды һәм Россиянең алты шәһәрендә дәвам итәчәк: Саранск, Йошкар-Ола, Казан, Мурманск, Ярославль һәм Когалым.

Җирле фондларда миф һәм риваять, мәсәл һәм әкият геройлары белән бәйле уникаль экспонатлар саклана.

Проект кысаларында Г.Тукай әкияте «Шүрәле» (Казан); «Щетинниковның улы Ерш Ершович турында повесть» (Ярославль); «Куйгорож», «Мордва халык әкиятләре»  җыентыгына иллюстрация (Саранск); «Изи Патыр» (Йошкар-Ола) китабы тышлыгына сюжет (Йошкар-Ола) күрергә мөмкин.

Казанда проект белән 2022 елның 25 сентябренә кадәр танышырга була.

Проект "Северсталь" ГАҖ, “Силовые машины" АҖ, "Лента" ҖЧҖ һәм Nordgold ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International