Казанда XIX гасыр коллекционеры предметлары күргәзмәсен тәкъдир итәләр

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

7 сентябрь Татарстан Республикасы Милли музеенда «Василий Заусайлов: коллекционер һәм меценат» күргәзмәсен тәкъдир итәләр. Музей җыентыгына иң беренче казначы туплаган предметларны тәкъдим итәчәкләр.

Бу "Казан коллекционерлары" циклыннан өченче күргәзмә. Ел дәвамында Милли музей шәһәрнең атаклы коллекционерлары күргәзмәсен оештыра һәм күрсәтә.

Василий Заусайлов музей ачылган елларда эшчәнлеген башлаган. 1895 елның март аенда музей ачылуга бер ай кала казначы итеп билгеләнә. Аның вазифаларына предметларны сатып алу һәм музей җыентыгын формалаштыру кергән.

Мәсәлән, музейда хәзер дә тамашачылар өчен кызыксыну уяткан Василий Заусайлов катнашында барлыкка килгән раритетлар бар: борынгы Мисыр артефактлары һәм Кара диңгез буе антик коллекциясе. Ул байтак рус этнографик коллекциясен җыйган: хатын-кыз киеме предметлары, алар арасында - уникаль баш киемнәре; көндәлек көнкүреш әйберләре; зыялы савыт-сабалар шактый тупланган. Бүләк буларак Василий Иван улы көнчыгыш көнкүреш әйберләрен музейга тапшырган. Болар барысы да күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 14.00 сәгатьтә ачыла. Күргәзмәгә 15 ноябрьгә кадәр музей билетлары буенча керергә мөмкин. Аны Пушкин картасы буенча карарга була.

6+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International