Бүген Татарстанның күренекле сәнгать эшлеклесе Михаил Боголюбовның тууына 100 ел тула

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре турында материаллар бастыруын дәвам итә.

Бүген 6 сентябрьдә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Федор улы Боголюбовның тууына 100 ел тула.

Боголюбов М.Ф. 1922 елның 6 сентябрендә Кострома өлкәсенең Галиче шәһәрендә туа. Хезмәт эшчәнлеген 15 яшендә киномеханик булып башлый. 1941 елда ул Кызыл Армиягә чакырыла, Бөек Ватан сугышында катнаша. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

1945 елда демобилизациядән соң Казанга күченә, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы клубы директоры булып эшли, анда яхшы оештыручы булуын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә.

1952 елда Боголюбов М.Ф. читтән торып А.Н. Островский исемендәге театр сәнгате институтын тәмамлый һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясен җитәкли.

1961 елдан М.Ф. Боголюбов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры белән җитәкчелек итә башлый.

1976 елда Боголюбов М.Ф. Казан дәүләт циркы директоры итеп билгеләнә, әлеге вазифада 1993 елда пенсиягә чыкканчы эшли.

Республикабызның мәдәниятен үстерүдәге зур казанышлары өчен М.Ф. Боголюбов Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1968), РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1993) исемнәрен ала. "Мактау билгесе" ордены белән бүләкләнә, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә башка бүләкләргә лаек була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International