А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк А.С.Пушкинның Казанда уздырган тормыш чорын тасвирлаган программа тәкъдир итте

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бүген А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә А.С. Пушкинның 1833 елда Казандагы тормыш чорына һәм Н.Н. Гончарованың тууына 210 ел тулуга багышланган «Бу якларда юкка гына булмаган» дигән мәдәни-танып белү программасының беренче тамашасы булды.

Кунаклар шагыйрь һәм язучының Казанда кайда булуын һәм 1833 елда кем белән очрашуын белделәр. Шулай ук Василий Бабин, Эраст Перцов, Карл һәм Александра Фукс, Наталья Гончарова кебек тарихи шәхесләр белән дә таныштылар.  

Программа шулай ук 7 һәм 8 сентябрьдә узачак. 20 кешедән торган төркемнәргә алдан язылу өчен телефон: 8 (843) 236-03-58.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International