21 октябрь көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Васильев "в кубе"» дип аталган уникаль концерт көтелә.
2022 елның 3 октябрендә республика кинематографистлары өчен күптән көтелгән Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан кинофильмнар төшерү конкурсы башланды.
1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Калеб» яшьләр берләшмәсе кысаларында татар биюе үзенчәлекләре буенча төрле юнәлешләрдә педагоглар һәм хореографлар өчен бушлай белем бирү атнасы узачак.
15 октябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Халыкара ак таяк көне кысаларында мәдәни чаралар узды.
Өч команда - «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «СИБУР. Казаноргсинтез» һәм «Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - «Туполев» филиалы «Безнең заман - Наше время» эшче яшьләрнең юбилей X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зональ этабы йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны яуладылар.
Финалга сайлап алу 14-15 октябрь Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды.
29 сентябрьдән башлап халыкка ярдәм сервислары эшли башлады: яңа эш юнәлешләре буенча #МЫВМЕСТЕ штаблары, шулай ук яңартылган сайт һәм кайнар линия телефоны гамәлдә.
Бу көннәрдә Әлмәт театрында сәхнә чыгышлары буенча дәресләр үтә. Мастер-классларны Е.Ласкова сөйләм һәм ораторлык осталыгы мәктәбе укытучысы, Б.Щукин исемендәге театраль институтның сәхнә сөйләме кафедрасы педагог-стажеры Жанна Матевосян алып бара. (Мәскәү шәһәре).
Бүген Татарстан Республикасына рәсми визит белән Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная килде.
Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә һәм креатив индустрияләрнең Арт-резиденциясендә булды һәм эш визитын креатив яшьләр белән очрашу белән тәмамлады.
Бүген Татарстан Республикасына рәсми визит кысаларында Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Казан дәүләт мәдәният институтында булдылар.
Визит барышында югары уку йорты студентларының проектлары, стартаплары, институтның иҗат коллективлары белән таныштылар.
Бүген Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Штерә авылында «Мәдәният» федераль милли проекты кысаларында төзелә торган авыл мәдәният йортында булдылар.