14 ноябрь 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең концертлар залында Пермь һәм Казан композиторлары Алсу Абдуллина, Дмитрий Батин, Игорь Машуков, Виктор Пантус, Алсу Сөнгатуллина, Екатерина Шатрова, Геннадий Широглазов, Анастасия Выймова музыкасы катнашында “Музыкаль параллельләр: Пермь - Казан” концерты узачак.
Концерт программасының төп вакыйгасы Василий Каменский шигыренә Игорь Машуковның "Танго с коровами" операсы номерларын күрсәтү премьера - тамашасы булачак.
Концертта солистлар Ольга Попова, Дарья Терещенко, Сергей Костарев һәм П.И. Чайковский исемендәге Пермь академия опера һәм балет театры артистлары, Пермь ягы филармониясе, Казан һәм Пермь музыкантлары: Зөлфия Асадуллина, Мария Бутолина, Азат Нургаянов, Пермь дәүләт мәдәният институты һәм Пермь музыка көллияте студентлары катнашачак.
Проектның сәнгать җитәкчесе - халыкара конкурслар лауреаты, Пермь дәүләт мәдәният институтының академик хоры җитәкчесе, Бөтенроссия хор җәмгыятенең төбәк бүлеге җитәкчесе, Мехико һәм Чимальуакан (Мексика) шәһәрләрендә Россия-Мексика альянсы концертлары дирижеры Татьяна Иванова.
Керү ирекле.