Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Синегорье» XII халыкара фестивалендә катнашты

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 1 ноябреннән 4 ноябренә кадәр Чиләбедә "Синегорье" дип исемләнгән XII халыкара фестивале узды. Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Чиләбе һәм Троицк шәһәрләрендә концертлар белән чыгыш ясады. 

Тамашачы татар халкының мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныша алды. Ансамбль "Алтын фонд"ыннан иң яхшы номерларын, шулай ук яңа чыгышларын башкарды. Коллективның чыгышлары көчле алкышлар белән үрелеп барды.

Фестиваль 4 ноябрьдә эшен тәмамлады, Халыклар бердәмлеге көнендә М.И.Глинка исемендәге опера һәм балет театрында ябылды.

"Синегорье" фестивале - Көньяк Уралның мәдәни тормышының бренды. Ул төрле халыкларның традицион мәдәнияте үрнәкләрен тәкъдим итә, тамашачыларга Көньяк Уралдан читтә булган мәдәни тормышның матурлыгын бәяләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International