ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 19 октябреннән 24 октябренә кадәр «Әкият» Татар дәүләт курчак театры өлкән тамашачылар өчен «Соломенный жаворонок» VIII Халыкара курчак спектакльләре фестивалендә катнашачак.

2022 елның 1-7 ноябрендә Казахстан Республикасының Алматы шәһәрендә Үзәк Азия илләренең VIII Халыкара театр фестивале узачак. Ул күренекле язучы һәм драматург, җәмәгать эшлеклесе Мохтар Әүэзовның тууына 125 ел тулуга багышлана. Фестивальдә Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Әзербайҗан театр коллективлары чыгыш ясаячак. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры, сайлап алу турын узып, оештыру комитетыннан фестивальдә катнашырга чакыру алды.

18 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр Коми-Пермяцк милли драма театрында «Сообщение» IV Милләтара театр фестивале уза. Әлмәт театрының «Җил артыннан йөгерүче» спектакле Кудымкарда фестивальдә (Пермь өлкәсе) күрсәтелгән беренче спектакль булды. 

2022 елның 18 октябрендә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Көмеш Коръән» күргәзмәсе ачылды. Анда 999 проба көмештән эшләнгән һәм 162 биттән торган VIII гасыр кулъязмасының төгәл күчермәсе китерелгән.


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Мастеровые" Рус драма театрында "Гади могҗиза" спектакленең премьерасы вакытында сәхнәнең борылышы һәм әйләнеп торган хәлдә аска төшүе - катлаулы техник механизм кулланылган.

Әлеге механизм күтәрү/төшерү һәм әйләнү тизлеген җайга салырга мөмкинлек бирә торган техник характеристикаларга ия. Спектакль вакытында двигательне кискен төшереп җибәрү, борылыш-әйләнү механизмы эшен өзеклеккә китерә. Шул ук вакытта әлеге механизмда берни дә ватылмый һәм эшчәнлеккә зыян килми. Мондый ситуацияләрне булдырмас өчен әлеге механизмны җитештерүче тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең «Мастеровые» Рус драма театры сәхнәсе машинистларын кабат укыту планлаштырыла.

2022 елның 20 октябрендә 15:00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Скобеевның «Ышаныч, өмет, мәхәббәт» (Казан) әсәрләре күргәзмәсе ачыла.

2022 елның 20 һәм 21 октябрендә Казан Кремлендә «Унынчы Кремль укулары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Быел конференциянең темасы - "Музей диалогы: килүчеләр белән үзара хезмәттәшлек".

«Җәлил укулары» V Халыкара әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.

2022 елның 20 октябрендә 16:00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Фәрит Газизулин күргәзмәсе ачылачак.

Рәссам Якутия буенча экспедицияләрдә 20 елдан артык гомерен уздырган һәм үзенең күп кенә әсәрләрендә республика җирләренең матурлыгын һәм табигатен чагылдырган.

Шулай ук экспозициягә килүчеләр авторның тау пейзажларын күрә алачак, алар арасында Памир таулары, Фан таулары, Эльбрус таулары һәм башкалар тасвирланган.


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елга максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыруны дәвам итә.

2022 елның 18 октябрендә 13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында экспертлардан тәкъдимнәр җыю һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2023 елга максатларын һәм бурычларын булдыру буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International