Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате

2022 елның 4 ноябре, җомга

Хөрмәтле Татарстан халкы!

Мөхтәрәм ватандашлар!

Сезне татулык, дуслык мөнәсәбәтләрне һәм күпмилләтле Россиянең куәтен раслаган бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Гасырлар элек ата-бабаларыбыз – төрле катлам, дин һәм милләт вәкилләре берләшеп Ватанның бәйсезлегенә, бердәмлегенә куркыныч янаган дәвердә баскыннарны илдән куып чыгарып һәм болганчык вакыйгаларны җиңүгә ирештеләр. Туган җиргә булган мәхәббәт, каһарманлык, бердәм булу, җаваплылык, азатлыкка һәм гаделлеккә омтылу көче – чын шәхес һәм гражданнарга хас булган асыл сыйфатлар халкыбызга дәүләтебезне саклап калуда һәм җиңү яулауда ярдәм итте.

Ватаныбызга чит илләрдән моңарчы күрелмәгән көчле басым ясалган һәм ачыктан-ачык катгый каршылык барышында аның ныклыгы сыналган хәзерге көндә дә бу сыйфатлар гаять зур әһәмияткә ия. Ата-бабаларыбызның данлыклы гамәлләре, бердәмлегебез, Россия халкының нык ихтыяры, максатчанлыгы һәм  чыдамлыгы хәзерге чорның теләсә нинди авырлыкларын җиңүгә омтылышыбызны көчәйтә.

Болганчык чорда фетнәгә каршы көрәшү өчен Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге халык гаскәре сафына батыр улларын бастырган борынгы җиребез – Татарстан бүген дә Россия дәүләтчелеге иминлеген саклауда таяныч үзәкләренең берсе, төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара тату һәм килешеп яшәвенең гүзәл үрнәге булып тора.  Мәскәүне чит ил яулап алучыларыннан азат итүнең төп рухи символы буларак нәкъ менә Казан Мәрьям Ана иконасының танылуы шул хакта сөйли. Изге хакыйкатьне без гасырлар аша йөрәкләребездә саклап килдек һәм явызлыкка каршы булган һәркемне Ватаныбызга, ата-бабалардан мирас булып калган телебезгә, мәдәниятебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә  тугры булырга өндибез.

Илебез халыкларының һәм этник берлекләренең милли үзенчәлекләрен саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елында Халыклар бердәмлеге көненең әһәмияте аеруча арта. 2023 елда Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында да шундый ук бурычлар һәм максатлар куела.

Россия халкының һәм ул төзегән бөек дәүләтнең бөтенлеген милли һәм дини күптөрлелекне, мәдәни асылыбызны ныгыту аша гына саклап калырга мөмкин.

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләрен үстерүгә, күпмилләтле халкыбызның тагын да ныграк берләшүенә көчле этәргеч бирәчәк, Ватанга мәхәббәтебезне һәм булган көчебезгә ышанычыбызны тагын да арттырыр дип ышанып калам.

Барчагызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International