Октябрь революциясе көне уңаеннан Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мөрәҗәгате

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Кадерле Татарстан Республикасы халкы!

Бүген 7 ноябрь көнне Октябрь революциясенең 105 еллыгын билгеләп үтәбез.

Ул замандагы революция вакыйгалары безнең дәүләтнең тышкы һәм эчке дөньясын, тарихын  үзгәрткән. Илебезнең дәүләт корылышы, сәяси, идеологик һәм социаль-икътисади торышы тулысынча алышынган.

Революцион үзгәрешләр халыкның төрле катламнарының хокуклары тигезлегенә, совет милли республикаларын формалаштыруга китергән, шул исәптән автономияле татар республикасы барлыкка килү өчен шартлар тудырган. Халыкара мөнәсәбәтләр системасында да глобаль үзгәрешләр күзәтелгән.

Башка теләсә нинди масштаблы тарихи вакыйга кебек үк, Октябрь революциясе дә тискәре, шул ук вакытта уңай нәтиҗәләргә ия. Без моны беләбез һәм аңлыйбыз, төрле фикерләрне һәм карашларны истә тотып, без киләчәктә сабак алабыз.

Изоляциягә эләккән һәм дистәләгән башка дәүләтләр тарафыннан турыдан-туры хәрби интервенциягә дучар булган яшь совет иле үз суверенитетын саклап кала алды.

Бүген без яшь совет дәүләте үсешенә зур өлеш керткән төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләрен, яңа гадел җәмгыять төзү идеясе хакына фәнне һәм мәдәниятне, халык хуҗалыгын үстергән барлык шәхесләрне искә алабыз.

Әлеге традицияләрне дәвам итеп, үткәндәге хаталарны онытмыйча һәм күпмилләтле халкыбызның һәр вәкиленә хөрмәт белән караганда гына без бергәләп бүгенге заман таләпләрен үти алачакбыз.

Чын күңелдән сезгә тынычлык, иминлек һәм игелек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International