Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстанда "Россия. Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды

2022 елның 4 ноябре, җомга

Программада фестиваль лауреатлары булган төрле коллективлар һәм башкаручылар - барлыгы 900 кеше катнашты. Концерт программасы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин лауреатларга бүләкләр тапшырды.

Тамашачыларга һәм артистларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов мөрәҗәгать итте.

Ул Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлады һәм моннан 400 ел элек 1612 елда төрле милләт һәм дин вәкилләренең Ватанны саклау һәм аның тиңдәшлеген саклау өчен берләшүләрен искә алды.

Шулай ук ул 30 ел элек Татарстанда Конституция кабул ителүен, бу вакыйганың республика үсешенә зур этәргеч бирүен искәртеп үтте.

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән «Татарстан халыклары ассамблеясе» региональ иҗтимагый оешмасы коллективы, удмурт телендә җырлар авторы һәм башкаручы, Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе активисты Павел Александров һәм Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров бүләкләнде.

10 иҗат коллективы һәм иҗтимагый оешма Татарстан Республикасы Президенты исеменнән акчалата сертификатлар алды.

Сәламләү сүзләреннән соң "Казан ЭКСПО" халыкара күргәзмә үзәге сәхнәсендә концерт программасы башланды, анда Татарстан башкаручылары һәм коллективларыннан тыш, Ижаудан "Айкай" Удмурт дәүләт фольклор җыры театры, шулай ук бәйрәмнең махсус кунагы - Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International