Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында Лихачевлар нәселенә багышланган масштаблы проект ачыла

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

9 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Баш бинасында «Ватанга хезмәт итүче Казан губернасында туган Лихачевлар» дип исемләнгән масштаблы проектны ачу вакыйгасы узачак.

Күргәзмәдә коллекционер һәм галим-тикшеренүче булган Андрей Федор улы Лихачев турында бәян итү, вице-адмирал Иван Федор улы Лихачевның казанышлары, аларның туганнан туган энесе академик, танылган галим Николай Петр улы Лихачев, шулай ук Лихачевларның туганнары - Панаев, Морозовлар, Толстой һәм башкалар турында сөйләү планлаштырыла.

Күргәзмәгә үзләренең экспонатларын Россия мәдәният учрежденияләре һәм фәнни институтлар тәкъдим итте. Алар арасында Дәүләт Рус музее (Санкт-Петербург), Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург тарих институты, Фәннәр академиясе китапханәсе (Санкт-Петербург), Император Бөек Петр исемендәге Үзәк Хәрби-диңгез музее (Санкт-Петербург), Хәрби-Диңгез Флоты Архивы (Гатчина), Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге (Казан),  Татарстан Республикасы Милли музее (Казан), Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы (Татарстан), Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы (Татарстан), Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы (Татарстан) бар.

Лихачевларга багышланган күргәзмә проекты шул ук исемдәге зур проектны гамәлгә ашыруда башлангыч булып тора. Экспонатлар арасында Иван Лихачев йөзгән корабль модельләре, рәсем сәнгате шедеврлары, икона язу сәнгате, уникаль документлар, китаплар, хатлар һәм көндәлекләр белән танышырга мөмкин булачак.

Күргәзмә 2023 елның 12 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Пушкин картасы буенча керү мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International