ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов ТР Президенты Премиясе лауреаты булды

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 5 ноябрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Премиясе лауреатларын хөрмәтләделәр.

Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Лауреатлар арасында күренекле театр эшлеклесе, Татарстан һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Безнең заман - Наше время» фестивальләренең генераль продюсеры, «Халыкны саклап калу өчен» ЮНЕСКО номинациясендә иҗтимагый премия лауреаты, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов бар.

Рөстәм Миңнеханов лауреатларга республика тормышында актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде. Гамәлгә ашырыла торган проектларның иҗтимагый әһәмияткә ия булуын һәм гражданнар активлыгы үрнәге булып торуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International