2022 елның 10 ноябреннән «Мәдәниятләр палитрасы» күпжанрлы IV Халыкара дистанцион конкурс башлана. Хезмәтләр 2022 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.
Туган телләрне саклау фонды чаралары РФ территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен балалар һәм яшьләр арасында популярлаштыруга юнәлтелгән. Шулай ук туган тел укытучыларының эшен стимуллаштыруга юнәлдерелгән.
Конкурс турында тулы мәгълүмат һәм аның шартлары Нигезләмәдә тәкъдим ителә.
Белешмә.
2019 елдан башлап “Языки предков” Фонды ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көненә багышланган конкурс үткәрә. 3 ел эчендә бу конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән 3 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашкан.