Россиянең өч концерт залында, ноябрьдә, "Россия композиторлары - балаларга" проекты чаралары узачак. Беренче интерактив «Музыкаль сәяхәт» спектакле Мәскәү Композиторлар йортының Зур залында 13 ноябрьдә узачак, 20 ноябрьдә Казанның 5 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә, «Зарядье» концерт залында өченче спектакль 26 ноябрьдә узачак.
Проектның режиссеры, Россия Федерациясе Хөкүмәте Лауреаты Радомира Красавина. Ул музыка дөньясы буйлап сәяхәт итүче яшь тамашачылар өчен онытылмаслык кичерешләр өчен мөмкин булганның барысын да эшләде.
«Россия композиторлары - балаларга» проекты махсус язылган музыка аша яшь буын белән аралашу ысулын булдыру, ышанычлы мөнәсәбәтләр һәм иҗади аралашу юлы белән композитор Рәшит Кәлимуллинның мәдәни-тәрбия инициативасы буларак уйлап табылды.
Махсус әлеге проект өчен композитор «Москва любимая», «Москва спортивная», «Лесные сказки», «Любимая деревня» пьесалары циклын язган һәм басмага биру өчен әзерләгән.