2023 елның 16-31 гыйнвар көннәрендә Россиядә ел саен уздырыла торган 9 нчы "Холокост корбаннарын искә алу атнасы" үтә. Бу вакыйга уңаеннан Казанда Халыклар дуслыгы йортында "Сугыш уенчыклары" спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльнең нигезенә Анна Франкның көндәлек язмалары, шаһитларның балалары һәм яһүд халкы һәлакәтендә турыдан-туры катнашучыларның хатлары һәм истәлекләре салынган. Спектакльнең максаты - яшь буынга Холокост фаҗигасе турында сөйләү.
2023 елның 23 гыйнварыннан 23 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләкләү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә. Тулырак мәгълүмат конкурс Нигезләмәсендә бирелгән.
Түбән Камада мәктәп театрларын булдыру программасы кысаларында мастер-класслар сериясе тәмамланды. Мәктәп театр түгәрәкләре җитәкчеләре өчен укуны вахтанг мәктәбе вәкиле, күренекле педагог (Мәскәү шәһәре) Олег Хрычев үткәрде. Уку кысаларында актерлык осталыгы буенча дәресләр узды. Интенсив иҗади имтихан белән тәмамланды, анда катнашучылар театр этюдлары рәвешендә тупланган тәҗрибәне күрсәттеләр.
Татарстанда ел саен “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең танылган жюри әгъзаларыннан мастер-класслар сериясе үткәрелә. Кичә Чирмешән районында проектта катнашучылар һәм аларның педагоглары белән очрашу булды.
Тинчурин театрында 20 гыйнварда “Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителгән күренекле галим, Татарстанның халык язучысы, “Идегәй” дастанын беренче булып бастырып чыгаручы Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим иттеләр. Әлеге “Син сазыңны уйнадың” чарасы “Идегәй” татар халык дастаны буенча куелган спектакльгә багышланды.
1994 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев «Казан Кремле» Музей-тыюлыгын төзү турындагы Указга кул куйды. Бу еллар эчендә ниләр эшләнде.
Татарстан Республикасы халкын «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең иң яхшы афишасын яисә плакатын эшләү конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурста катнашу өчен гаризаны 2023 елның 15 февраленә кадәр бирергә мөмкин.
«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең округ этабы башланды.
Татарстан Республикасын «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең округ этабында «Апуш» балалар театр студиясе «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле белән «Балалар театр коллективлары» номинациясендә һәм Әшраф Ахунов исемендәге Халык театры (Менделеевск шәһәре) «Яшәячәкбез» спектакле-мюзиклын «Яшьләр театр коллективлары» номинациясендә тәкъдим итәчәкләр.
20 гыйнварда Татарстанның Милли музеенда 2023 елгы Шаляпин стипендиясенә номинантларны тыңлау узды.
Кичә А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрында «Урлау» спектакленең премьерасы булды. Быел бу беренче премьера. Ул аншлаг белән үтте.