Татарстан Республикасы «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең округ этабында

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә

«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең округ этабы башланды.

Татарстан Республикасын «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең округ этабында «Апуш» балалар театр студиясе «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле белән «Балалар театр коллективлары» номинациясендә һәм Әшраф Ахунов исемендәге Халык театры (Менделеевск шәһәре) «Яшәячәкбез» спектакле-мюзиклын «Яшьләр театр коллективлары» номинациясендә тәкъдим итәчәкләр.

Проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.

«Театраль Идел буе» фестивале кысаларында гадәттәгечә иң яхшы афишалар һәм плакатлар эшләүгә конкурс уздырыла.

Конкурста катнашуга гаризаны 15 февральгә кадәр Фестиваль сайтының «Афишалар конкурсы» бүлегендә (сылтама буенча: https://театраль еприволжье.рф/2022/contest) бирергә була

27 март көнне Ижауда, Бөтендөнья театр көнендә, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең лауреатлары исемнәре аталачак.

Ябылу тантанасы, шулай ук театр-финалистларны атау тантанасы телевидениедән һәм интернеттан трансляцияләнәчәк. Шул ук көнне иң яхшы театр афишалары һәм плакатлары да аталачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International