2023 елның 24 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр Мәскәүдә «Уникаль Россия» III Сәнгать-сәнәгать күргәзмә-форумы узачак. Күргәзмәдә Россия мәдәнияте һәм сәнгате: зәркән һәм декоратив-гамәли сәнгать, халык сәнгать кәсепләре, скульптура, рәсем сәнгате, дизайнер киеме һәм аксессуарлар күрсәтеләчәк.
Быел җәен "Тылсымлы ил турында әкият" мюзиклының премьерасы узачак. Тамаша балалар өчен балалар тарафыннан куелачак. Проектны оештыручы - "Вдохновение" шәхси музыкаль мәктәбе.
26 гыйнвар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Чехов.Тормыш юлы» күргәзмәсе ачыла. Ул А.П.Чеховның «Мелихово» дәүләт әдәби-мемориаль музей-тыюлыгы җыентыгыннан алынган.
Ул язучының тормыш һәм иҗатының дүрт чорын яктыртачак - Таганрог, Мәскәү, Мелихово һәм Ялта, килүчеләргә аның биографиясенең төп мизгелләре турында соңгы көннәренә кадәрге юлын сөйләячәк.
2023 елның 26 гыйнварында Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә
«Мәлки керәшеннәренең музыкаль-шигъри традициясе» һәм «Кукмара керәшеннәре. 2021 елгы фольклор-этнографик экспедиция материаллары» дип исемләнгән ике җыр җыентыклары презентацияләнәчәк.
20 - 22 гыйнвар Түбән Камада мәктәп театрлары булдыру программасы кысаларында интенсив узачак. Мәктәп театр түгәрәкләре җитәкчеләре өчен укуны вахтанг мәктәбе вәкиле, күренекле педагог (Мәскәү шәһәре) Олег Хрычев үткәрәчәк.
2023 елның 29 гыйнварында «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Эрмитаж-Казан» үзәгендә узган Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе үз эшен тәмамлый.
Татарстанда Башкортстан Дәүләт оркестрының гастрольләре соңгы ике елда инде бишенче булачак.
“Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителгән күренекле галим, Татарстанның халык язучысы, “Идегәй” дастанын беренче булып бастырып чыгаручы Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү 20 гыйнвар көнне, 10:00 сәгатьтә Тинчурин театры фойесында оештырыла. “Син сазыңны уйнадың” чарасы “Идегәй” татар халык дастаны буенча куелган спектакльгә багышлана.
2023 елның 17 январенда күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулды.
«Манеж» күргәзмә залы «Казан триосы» камера ансамбле белән берлектә «Манежда музыкаль кичәләр» дип исемләнгән концертлар циклын дәвам итә. 2023 елда беренче концерт 20 гыйнварда 18:30 сәгатьтә узачак һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгының туган көненә багышланачак.