2023 елның 16-31 гыйнвар көннәрендә Россиядә ел саен уздырыла торган 9 нчы "Холокост корбаннарын искә алу атнасы" үтә. Бу вакыйга уңаеннан Казанда Халыклар дуслыгы йортында "Сугыш уенчыклары" спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльнең нигезенә Анна Франкның көндәлек язмалары, шаһитларның балалары һәм яһүд халкы һәлакәтендә турыдан-туры катнашучыларның хатлары һәм истәлекләре салынган. Спектакльнең максаты - яшь буынга Холокост фаҗигасе турында сөйләү.
Спектакль 29 гыйнварда уза, башлана 13:30 сәг. Керү - чакыру билетлары буенча. Чакыру билетларын Татарстан халыклары Дуслыгы йортында алырга мөмкин. Телефон 237-97-88. Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм яһүди милли-мәдәни автономиясе базасында истәлекле чаралар уза.