Татарстан Республикасы авыл мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре арасында конкурска гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елның 23 гыйнварыннан 23 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләкләү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә. Тулырак мәгълүмат конкурс Нигезләмәсендә бирелгән.

Гариза үрнәкләре

Татарстан Республикасы бюджетыннан муниципаль берәмлек бюджетына башка бюджетара трансфертлар алуга гариза _ килешү.

Гариза һәм аңа теркәлә торган документлар кәгазьдә һәм электрон чыганакта (флеш -картада) Министрлыкка түбәндәге адрес буенча бирелергә тиеш: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33, 2 кат, 205 каб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International