«Казан Кремле» музей-тыюлыгына - 29 ел

2023 елның 22 гыйнвары, якшәмбе

1994 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев «Казан Кремле» Музей-тыюлыгын төзү турындагы Указга кул куйды. Бу еллар эчендә ниләр эшләнде:

1995 елда Кол Шәриф мәчете торгызыла башлый, ул Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2005 елның 24 июнендә ачылды.

2000 елда Казан Кремле ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелде.

Музей һәм күргәзмә заллары Казан Кремленең бер өлешенә керде: Дәүләт Эрмитажының беренче вәкиллеге - «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее, Татарстанның табигый тарих музее, Благовещение соборы тарихы музее, Пушечный двор музее, «Манеж» Күргәзмәләр залы һәм Иҗтимагый урыннар күргәзмәләр залы.

2021 елда Кремльдә яңартылган Иҗтимагый урыннар күргәзмәләр залы ачылды, ә 2022 елда Яңа бина ишегалдында Яңа ел Кремль ярминкәсе эшли башлады.

Ә иң мөһиме - көн саен 29 ел дәвамында Казан Кремле үзенең кунакларын каршы ала. Кремль бүген Россиянең иң популяр туристлык объектларының берсе. 2022 елда гына да бездә 3,7 млн кунак булган!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International