Татарстанның Милли музеенда 2023 елның Шаляпин стипендиясенә номинантлары тыңланды

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә

20 гыйнварда Татарстанның Милли музеенда 2023 елгы Шаляпин стипендиясенә номинантларны тыңлау узды. 

«Быел, юбилей елы булганга, Шаляпин стипендиясен тантаналы рәвештә тапшырырга булдык. Быел бездә төрле яшьтәге 15 катнашучы, 20яшьтән 35 яшькә кадәр. Иң лаеклы кешене сайлыйбыз», - диде Горький музее җитәкчесе Марианна Гаврилова.

Тыңлау нәтиҗәләре буенча 2023 елгы лауреат билгеләнә. Аны атап 13 февральдә Горький һәм Шаляпин музеенда - Фёдор Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан бәйрәм программасы вакытында стипендия тапшырачаклар.

Стипендияне гамәлгә куючы - Татарстанның Милли музее, конкурста сайлап алуны ТР Милли музее филиалы - Горький һәм Шаляпин музее үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International