Кичә А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрында «Урлау» спектакленең премьерасы булды. Быел бу беренче премьера. Ул аншлаг белән үтте.
Спектакльнең режиссеры Владимир Хрущев. Бер ел элек ул Бөгелмә театрында А.Толстой пьесасы буенча «Касатка» лирик комедиясен куйды. Бу юлы тамашачылар детектив тарихка чумды.
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече ватан мәдәнияты» проекты («Кече шәһәрләр театрлары» проекты астында) кысаларында куелды.