Казанда "Россия - минем тарихым" тарихи паркында "Украина. Чорлар борылышында" мультимедия күргәзмәсе ачылды
«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнең заман» фестивальләренә 2023 елга ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы бирелде. Фестиваль хәрәкәтләрен оештыручылар адресына тиешле хатны комиссиянең җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе җибәрде.
Казан Федераль университетының Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Бөек чәй юлы, чәй традицияләре һәм Казан турында танылган тикшеренүче, университет профессоры Р.А.Бушковның кызыклы әңгәмәсен тыңладылар.
Татарстан Республикасында Казан дәүләт мәдәният институтының прототиплаштыру үзәге ачылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар вокаль-хореография студиясе коллективы «Италмас чакыра» II Бөтенроссия халык бию студиясе укучылары өчен конкурс-фестивалендә барлык призлы урыннарны яулады.
30 гыйнварда Татар әдәбияты тарихы музеенда Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән бергә (Татар китабы йортында) “Бәхет елы” спектакленең премьерасы булачак. Мәскәү режиссеры Әминә Миндиярованың сәхнәгә куелган тамашасы түбәндәге сорауга җавап бирә: Шәриф Камал - татар язучысы - нинди шәхес иде?
2023 елның февралендә Казанда танылган опера җырчысы, дөньякүләм танылган артист, Казан шәһәрендә туган Ф.И.Шаляпинның тууына 150 ел тулуны зурлап билгеләп үтәчәкләр.
«Музыкаль дөнья» мәдәни үзәге уздырган Халыкара һәм Бөтенроссия күпжанрлы мәдәният һәм сәнгать конкурсларына гаризалар кабул итүне башлады.
27 гыйнвар 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә "Филармониядә фортопиано кичәләре" циклы кысаларында Россиядә танылырга өлгергән яшь пианист Константин Хачикян катнашында беренче концерт узачак. Халыкара конкурслар лауреаты концерт программасында Ф.Шопен һәм С.Рахманинов әсәрләре яңгыраячак. 2023 елда Константин "Orpheus classical" лейблында "Рахманинов. 24 Прелюдия" дебют альбомының релизын тәкъдим итәчәк.
26 гыйнвар 16:00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Анатолий Сысоев күргәзмәсен ачу тантанасы булачак.Балачактан рәсем ясый һәм сәнгать белән кызыксына. 1952 елда М.И.Калинин исемендәге Мәскәү сәнгать-сәнәгать училищесына укырга керә.