Бүген Казанда узган Әдәбият һәм сәнгать елына нәтиҗә ясап, мәдәният темасына язучы журналистларны тәбрикләделәр. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узган тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева республика газет-журналлары, радио-телевидение каналлары, мәгълүмат агентлыкларының әйдәп баручы хәбәрчеләренә һәм мәдәният темаларына зур игътибар биргән басмаларның редакция коллективларына дипломнар һәм премияләр тапшырды.
Бүләкләү чарасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, "Татамедиа" агентлыгы генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, республика гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты.
"Әдәбият һәм сәнгать елы безнең барыбызны да берләштерде. Узган ел мәдәният - республиканың көн үзәгендә торды. Республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары бер генә вакыйганы да игътибардан читтә калдырмады. Бергәләп мәдәният темасын яктырту нәтиҗәсендә Татарстанның Әдәбият һәм сәнгать елы Россия күләмендә яңгыраш тапты. Республиканың күпмилләтле мәдәниятен үстерүгә ТР Мәдәният министрлыгы гына түгел, ә барлык рәсми һәм муниципаль органнар, иҗтимагый оешмалар көче дә җәлеп ителде. Шушы актив эшчәнлегегез, мәдәниятебез һәм сәнгатебезгә ихтирамыгыз өчен рәхмәт әйтәм", - диде ТР мәдәният министры журналистларга. Шулай ук Зилә Вәлиева быел да һәм алга таба да мәдәнияткә уңай мөнәсәбәтне югалтмыйча уңышлы эшләргә теләп, әдәбият һәм сәнгатебезне газет-журнал битләрендә, радио-телевидениедә эфирларында пропагандалауны дәвам итәгә тәкъдим итте. Быел да республикада рәссам И.Шишкин, драматург К.Тинчурин, сынчы Б.Урманче һ.б. кебек күренекле затларның юбилейлары зурлап билгеләп үтеләчәген хәбәр итте. Бу атнада Татарстан Президенты М.Шәймиев иҗади интеллигенция вәкилләре белән очрашуда республиканың брендын булдыру өстендә эш алып барырга кушуын да билгеләп узды.
Журналистларның хезмәтен бәяләүгә килгәндә исә, министр сүзләренчә, башта ТР Мәдәният министрлыгы корреспондентлар арасында аерым иҗади бәйге игълан итәргә ниятләгән булган. "Әмма чынлыкта да актив эшләүче авторлар бәйге номинацияләренә генә сыеп бетмәс иде. Шуңа күрә без ел нәтиҗәләре буенча үзебез нәтиҗә ясарга, ел дәвамында мәдәният темасын даими рәвештә яктыртып барган журналистларны һәм аларның редакцияләрен тәбрикләргә карар кылдык", - дип аңлатты Зилә Вәлиева.
Журналистларны шулай ук Татарстан депутатлары һәм әдәбиятчылары исеменнән Разил Вәлиев һәм Римма Ратникова да котлады. Танылган җырчылар музыкаль чыгышлар куйды.
"Intertat.ru" Республика электрон газетасы редакциясе дә тәбрикләнүчеләр арасында иде. Татар редакциясе хәбәрчесе Лилия Гаделшина һәм рус редакциясе хәбәрчесе Сергей Саввинга шулай ук мактаулы дипломнар тапшырылды.