Рафаил Газизов "Бүләгем" китабы турында сөйләячәк

2007 елның 14 гыйнвары, якшәмбе

17 гыйнварда Казандагы Республика яшүсмерләр китапханәсендә язучы Рафаил Газизов белән очрашу узачак. Рафаил әфәнде Мамадыш районының Кече Кирмән урта мәктәбендә эшли, шигырьләр һәм проза яза, әдәбиятка гашыйк яшьләрнең талантларын үстерүгә күп көч куя.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан китапханәсендә үтәчәк кичәдә укучы балалар шагыйрьнең "Бүләгем" исемле җыентыгы белән якыннан танышачак. Рәссам Алла Айсина исә аның бизәлеше турында сөйләячәк. Әлеге китап өчен узган ел Рафаил Газизов Балалар китабы буенча халыкара советның Мактаулы дипломы белән бүләкләнгән иде. Очрашуда шулай ук ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, "Мәгариф" Милли нәшрияты вәкилләре дә катнашачак. Моңа кадәр Балалар китабы буенча халыкара советның Г.-Х.Андерсон исемендәге алтын медаленә Татарстан шагыйрьләре Шәүкәт Галиев белән Роберт Миңнуллин лаек булган иде.
Рафаил Газизов 1974 елның 26 апрелендә Мамадыш районының Кече Кирмән авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлагач ул кире үзенең туган авылына әйләнеп кайта, башта директорның укыту эшләре буенча урынбасары, ә 1992 елдан бүгенге көнгәчә директор булып эшли.
Үзенең беренче җыентыгын Рафаил әфәнде 1985 елда нәшер итә. 1992 елдан ул Язучылар берлеге әгъзасы. Шагыйрь - РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Язучылар берлегенең Ш.Маннур һәм Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләре лауреты.

 

"Интертат", Лилия Гаделшина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International