Казанда Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне "Ватан алдындагы казанышлар өчен" I дәрәҗәдәге орден белән бүләкләде.
Билгеле булганча, Минтимер Шәймиевкә 70 яшь тулды. Юбилей уңаеннан Казан ратушасы бинасына Татарстанның барлык хакимият структуралары җитәкчеләре, фәнни-иҗади интеллигенция, эре компанияләр вәкилләре, сәяси партия лидерлары, дин әһелләре җыелды. Шулай ук Россия Хөкүмәте һәм төбәкләре җитәкчеләре дә бар иде. Владимир Путин кунаклар алдында ясаган чыгышында Россия Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы нәкъ менә кичә Казанда үткәрелүе очраклы хәл булмавын ассызыклады, аның Татарстан җитәкчесе юбилей бәйрәме белән махсус туры китерелүен әйтте.
"Ватан алдындагы казанышлар өчен" ордены Россия дәүләтчелеген үстерүдә, хезмәт уңышлары, халыклар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту, Ватанны саклау эшенә зур өлеш керткән өчен дәүләт алдында күренекле эшләр башкарган гражданнарга тапшырыла. I дәрәҗә - орденның югары дәрәҗәсе булып тора.
"Татарстан Президенты - гомуммилли масштабтагы лидерлар рәтенә керүче сәясәтче. Минтимер Шәймиев идарә иткән елларда республика Россиянең алдынгы, әйдәп баручы төбәгенә әверелде, ул үзе дә абруйлы җитәкче булып танылды. Аны акыл-зирәклеге, әдәпле, сүз һәм эшләрдә төплелеге өчен югары бәялиләр. Минтимер Шәймиев Россиядә чын мәгънәсендә федераль дәүләт төзү эшенә зур өлеш кертте. Ул кешеләрне тоя, алар белән элемтә урнаштыра, уртак тел таба белә. Шуңа күрә үзенең эшчәнлеге белән ул Татарстанның гына түгел, Россиянең үсешенә дә йогынты ясады", - дип сөйләде Владимир Путин юбилярны 70 яше белән тәбрикләп. "Сез беркайчан да күләгәдә калмыйсыз, фикерегезне йотып утырмыйсыз, аны ачык әйтәсез, шуңа сезне хөрмәт итәләр, сүзләрегезгә колак салалар. Татарстан һәм Россия үсешенә хезмәт итүегез өчен зур рәхмәт. Алар икесе дә чәчәк атсын, көчле дәүләт булсын", - дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин Минтимер Шәймиевнең үзенә.
Татарстан Президенты да сүз алып, залда утыручы кунаклар, шәхсән үз һәм күпмилләтле республика халкы исеменнән Россия җитәкчесенә республикага югары бәя биргәне өчен рәхмәтен әйтте. М.Шәймиев тә Татарстан уңышы - Россия уңышы булуын, республикага, аның җитәкчелегенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт һаман да алга барырга, үсәргә мөмкинлек бирүен ассызыклады. "Россия соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде, дөньяда үз урынын ныгытты. Кабатлап әйтәм, Россиянең көчсез дәүләт булырга хокукы юк. Безгә зур территория һәм табигый байлыкларыбыз белән көчле дәүләт булырга язган", - диде ТР Президенты. Шулай ук М.Шәймиев республикада яшәүче халыкның кәефе оптимистик рухта булуын да билгеләп үтте. "Бездә хәзер һәркем: "Без - булдырабыз!" дип әйтә, һәм без чыннан да булдарабыз", - диде Минтимер Шәймиев.
Тантананың рәсми өлешеннән соң кунаклар юбилярны туган көне һәм югары дәүләт бүләге белән тәбрикләп, Татарстан Президентының кулын кысарга ашыкты.