Бүген башкаланың Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең ишекләрен ачты. Биш айга сузылган ремонттан соң яңартылган театр бинасында бүген кич тамашачыларга быелгы сезон премьерасын - Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" исемле лирик комедиясен тәкъдим иттеләр.
Бу әсәр узган елгы "Яңа татар пьесасы" иҗади бәйгесендә җиңү яулаган иде. Спектакльне карарга тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә килде. Тамашачылар арасында Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, автор - Туфан Миңнуллин үзе, шагыйрь һәм сәясәтче Разил Вәлиев, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов һәм башка күренекле күп санлы мәдәният һәм сәнгать әһелләре бар иде.
Заманча тормышта һәрберсе үзенчә бәхетсез, ялгыз калган алты хатын-кыз язмышын тасвирлаучы спектакльдә театрның танылган актрисалары Рузия Мотыйгуллина, Дания Нуруллина, Нәҗибә Ихсанова, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Миләүшә Шәйхетдинова, баш рольне - кияүне исә Илдус Әхмәтҗанов уйнады. "Гадәттәгечә, кияүне Шәүкәт ага Биктимеров уйнар дип көткән идек, Президентыбыз да аны карарга килде. Әмма Шәүкәт ага авырып китте. 16 гыйнварда "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклендә уйнарга "көч җыя", - диде театрның директоры Шамил Закиров журналистларга.
Директор сүзләренчә, Г.Камал театры бинасындагы төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәчәк. Моңа кадәр ремонт беткәнен көтеп, труппа Казанның төрле сәхнәләрендә, районнарда спектакльләр куеп йөрде. "Быел 27 мартта - Халыкара театр көнендә бөтен республика белән шушы бинада татар театрының 100 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Ул датага баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча "Гөлҗамал" спектакле премьерасын әзерли. Әлеге классик әсәр, революциягә кадәрге чорда артистларның тормышы, Россия шартларында милли татар театрының оешуы турында сөйли. Бәйрәмгә күп кунаклар киләчәк, төзекләндерү дә шул уңайдан үткәрелә. Инде егерме еллап биредә шундый зур ремонт ясалганы юк иде. Хәзерге вакытка фойеда, сәхнәдә зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Сәхнә механикасы камилләштерелде, заманчалаштырылды. Элек без анда ут, тавыш, спектакльне тәрҗемә итү системасын алыштырылган идек. Ә хәзер сәхнәнең күтәрү-әйләндерү механизмы өчен яңа җиһазлар кайтартылды, оркестр чокыры яңартылды. Театр бинасы заманча таләпләргә җавап бирә башлады. Инде биредә чит ил театрлары да уйный ала. Барлык чыгымнарны да Татарстан хөкүмәте күтәрде", - дип сөйләде Шамил Закиров. Ремонтка киткән акчалар берничә миллион доллар белән исәпләнелә. Мәдәният һәм сәнгатькә күрсәткән игътибары, татар театрының матди мәсьәләләрен чишүдә һәрвакыт ярдәм кулы сузганы өчен бүген Г.Камал театры артистлары Татарстан Президентына сәхнәгә дә чыгып рәхмәт әйтте.
"Татар театрының киләчәге зур, - дип, фикерен җиткерде Шамил Закиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Труппабызда яшь талантлы артистлар, арабызда күренекле драматурглар бар. Республика җитәкчелеге ярдәмен тоеп яшибез. Президентыбыз Минтимер Шәймиев елга ике тапкыр премьераларыбызга килә. Ул труппадагы барлык артистларны белә, аларның матди хәлен кайгыртып тора", - ди директор.
Май аенда исә театрда һава җилләтү системасы һәм зәңгәрсу төстәге металл түбәсе алыштырылачак икән. Тиешле күләмдә металл сатып алынган инде, ди Шамил Закиров.