Тиздән республикада әдәбият һәм сәнгать белгечләре әзерләнә башлаячак

2007 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева фикеренчә, республикада заманча фикерли һәм яңа идеяләрне тормышка ашырырлык әдәбият һәм сәнгать белгечләре җитешми.
 Шул максаттан, югары уку йортларының берсендә, әдәбиятчылар, тәрҗемәчеләр, сәнгать белгечләре әзерләү күздә тотыла. Моның хакында мәдәният министры Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә белдерде.
Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты Указы нигезендә 2006 ел Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән иде. Һәм шуның кысаларында республикада зур чаралар узды. Аларга нәтиҗә ясап, Зилә Вәлиева, Әдәбият һәм сәнгать елының юбилейлар елы булуын да ассызыклый. Габдулла Тукайның тууына 120 ел, Муса Җәлилнең тууына 100 ел, Шулай ук Натан Рахлин, Александр Ключарев, Сара Садыйковаларның да йөз еллыклары. Татар театрының бер гасырлык тарихы. Моннан тыш, Фатыйх Әмирхан, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Габдулла Кариев, Хәлил Әбҗәлилов, Николай Фешин кебек күренекле шәхесләрнең юбилейлары. Һәм әлеге истәлекле чараларны киң җәмәгатьчелек катнашында тиешле югарылыкта үткәрү - Татарстан мәдәниятнең дөньяви цивилизацияле процессларга кушылып китүе өчен иң үтемле юл булды. Татар театрының гына бер гасырлык юбилее агымдагы елның мартына күчте. Һәм оештыручылар ул да чын мәгънәсендә зур сәнгать бәйрәменә әйләнер дип өметләнә.
Ел йомгаклары турында сөйләгәндә, Зилә Вәлиева, соңгы берничә елда сүнеп барган гастрольләр эшчәнлегенең акрынлап уянуына ишарәли. Камал театрының беренче тапкыр Лондонда гастрольләре – татар театр сәнгатенең зур казанышы. Биредә камаллылар татар мәдәниятен гына түгел, ә тулаем Россия сәнгатен таныттылар. Качалов исемендәге Зур рус драма, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрларының иҗади сәфәрләре дә уңышлы оештырыла.
Мәдәният министры шулай ук үз чыгышында республикада күргәзмә эшчәнлегенең дә яңа төсмер алуын билгеләп үтә. Эрмитажның күчмә утырышы да Казанда беренче тапкыр узды.
Республикада мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә гамәлгә кергән грантлар да бу өлкәнең алгарышына нигез булып тора. “Безнең өчен тагын бер куанычлы күренеш, ул бизнес структуралар белән мәдәният сферасы арасында элемтә һәм хезмәттәшлекнең җайга салынуы”, - ди Зилә Вәлиева. Моңа ул, “Татнефть”, “Татэнерго”, “Татгазинвест”, Түбән Кама Нефтехим” кебек предприятиеләрнең әдәбият һәм сәнгатьне үстерүгә һәрвакыт матди ярдәм күрсәтеп килүләрен мисал итеп китерде.
Журналистларның, татар классикларының әсәрләрен башка халыкларның телләренә күчерү эше кайчан торгызылыр, дигән соравына, мәдәният министры бу юнәлештә ”боз кузгалуын” хәбәр итә. “Әдәбият һәм сәнгать елында язучылар берлеге каршында тәрҗемә секциясе эшли һәм алга таба моны тагын да җанландырып, югары уку йортларының берсендә тәрҗемәчеләр, әдәбиятчылар әзерләүне дә башларга уйлыйбыз”. Зилә Вәлиева иҗат оешмалары өчен мөмкинлекләрне тагын да киңәйтү максатыннан, арт-парклар булдыру идеясе дә гамәлгә ашар дип ышана.
Очрашуда татар киносы турында да сүз булды. Вице-премьер искәрткәнчә, кино сәнгате хәзер иң зур бизнес чыганагы һәм киләчәктә татарның да үз киносы дөнья күрәчәк. Моның өчен иң беренче чиратта яхшы сценарийларның булуы зарур.
Мәдәният министрын борчыган проблемаларның берсе, ул бу тармакта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары бик түбән дәрәҗәдә булуы. Әле ярый республикада “Мәдәният турында”гы законга төзәтмә нәтиҗәсендә, озак еллар эшләгән мәдәният хезмәткәрләренең эш хакларына өстәмә түләүләрне кертүгә ирешелде. Шулай ук мәдәният учакларының матди-техник хәлен савыктыру да хәл итәсе мәсьәләләрдән санала.
Сүз уңаеннан, шушы елларда ниһаять балалар өчен курчак театрының заманча бинасын, Милли китапханә комплексын төзү идеясе дә гамәлгә ашар дип көтелә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International