Нәҗип Җиһановның каберенә чәчәкләр куелды

2007 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 15 гыйнвар - Нәҗип Җиһановның (1911-1988) туган көнендә Казанның мәдәният һәм сәнгать әһелләре композитор, СССРның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Социалистик хезмәт героеның Арча зиратындагы каберенә чәчәкләр куйды.

Искә алу митингында йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында ТР Мәдәният министрлыгының сәнгатьне һәм сәнгать белемен үстерү бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Саләхова, ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, консерваториянең профессоры, танылган артистка Зилә Сөнгатуллина һәм башка күп санлы танылган затлар чыгыш ясады. Алар барысы да композиторның бай милли мирасын телгә алды, Н.Җиһановның дүрт елдан билгеләп үтеләчәк йөз еллыгына ныклап әзерләнү, Казанда композиторга һәйкәл кую һәм аның музей-фатирын төзекләндерү турында сөйләде.
 Нәҗип Җиһанов заманында Татарстанда Композиторлар берлеген оештырган, 1939-1977 елларда аны җитәкләп килгән шәхес. Шулай ук ул Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы, 1945 елдан аның ректоры вазифасын башкаручы да булды. Консерватория Татарстан һәм Россиянең күп төбәкләре өчен музыкаль кадрларны әзерләүдә зур роль уйнады. Н.Җиһанов сигез опера, өч балет, 17 вокаль һәм инструменталь әсәр иҗат итеп калды.
 Узган ел 2 июньдә, Н.Җиһановны искә алу көнендә, композитор яшәгән йортта мемориаль такта ачылган иде. Быел исә Казан дәүләт консерваториясе бинасы янына Нәҗип Җиһановның туган көне уңаеннан бронза һәйкәл куелыр дип көтелә.


  "Интертат", Айгөл Исхакова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International