"Бер ел гына мәдәниятле булып булмый. Алга таба да республикада мәдәният, сәнгать һәм әдәбиятны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк", - дип белдерде бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанда узган Әдәбият һәм сәнгать елына нәтиҗә ясап.
Минтимер Шәймиев Казан Кремлендәге сараена республиканың илледән артык иҗади интеллигенция вәкилен җыйган иде. Өч сәгатькә якын дәвам иткән сөйләшүдә танылган театр әһелләре, рәссамнар, язучылар, җырчылар һәм биючеләр Президент белән үзләрен борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәдәният министры З.Вәлиева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.Ратникова, ТР Язучылар берлеге рәисе И.Ибраһимов, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Р.Таҗетдинов, ТР Композиторлар берлеге рәисе Р.Кәлимуллин, ТР Рәссамнар берлеге рәисе А.Абзгильдин, Татарстан китап нәшрияты директоры Д.Шакиров, мәдәният һәм сәнгать уку йортлары, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре, республиканың башкарма хакимият һәм муниципаль берәмлек органнары, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Рус милли үзаңы үскән шартларда...
Мәдәниятнең милли үзаңны үстерүгә зур йогынты ясавын исәптә тотып, Татарстан Президенты үзгәртеп кору елларыннан соң, бүгенге заман шартларында Россиядә бигрәк тә рус халкының милли үзаңы зур үсеш алуын билгеләп үтте. "Сер түгел, совет чорында руслар гына түгел, аеруча татар, рус, чуаш, мари кебек милли азчылыклар зур югалту кичерде. Шатлыкка, милли традицияләрне халкыбыз азмы-күпме саклап калды. Хәзерге көндә безнең халкыбыз үзен бердәм милләт булып тоемлауда алга китеш сизелсә дә, рус халкында ул ныграк үсеш алды. Безнең максат - Россиянең милли азчылыкны тәшкил иткән башка субъектлары белән берлектә рус халкының үзаңы үсешендә үзебездән дә уңышлы өлеш кертү. Бу эш - русларда башка милләтләргә карата кискен мөнәсәбәт урнашмасынга кирәк. Чөнки әледән-әле Россиянең яисә дөньяның төрле төбәкләрендә яшьләр арасында милли сәбәпләрдән чыккан бәхәсләр күзәтелә. Безнең дәүләтнең бурычы - төрле халыкларның мәнфәгатен исәпкә алып, көчле демократик федерация булдыру", - дип аңлатты Татарстан Президенты.
Татарстанның мәдәни бренды нинди булыр?
Минтимер Шәймиев Татарстанның дөнья күләмендә танылу алырлык үз заманча мәдәни бренды булырга тиеш, дип исәпли. "Үзебезне тәкъдим итәргә кирәк", - ди ТР Президенты. Беренче чиратта, Илбашы республиканың бөтен мәдәниятен үз эченә алган Интернет-портал булдырырга тәкъдим итә. Аның чыгымнарын капларга мөмкинлекләр табарбыз, дип ышандыра. "Мәдәният җәмгыятьнең халәтен, заманның вәзгыятен тасвирлап торырга тиеш. Истән чыгармыйк, Татарстан көннән-көн Россия һәм чит илләрдә үзен толерантлык төбәге буларак танытып килә. Дөньялар тыныч түгел, шуңа күрә халыклар арасындагы дуслык, сабырлык кыйммәтләре югары бәя ала. Мәдәният тә шушы уңышыбызны тулыландырып торырга тиеш. Әлбәттә, бу милли мәдәният турында онытырга дигән сүз түгел, милли мәдәниятләр - ул Татарстанның йөзе. Замана артыннан куып, глобальләшү тарафыннан йотылу куркынычы булган кебек, шулай ук милли мәдәниятне үстермичә үз йөзебезне югалту куркынычы да бар", - диде М.Шәймиев. Шулай да ул республиканың барлык иҗат коллективларына бренд турында уйланырга кушты.
2007 ел - Татарстанда Хәйрия елы
М.Шәймиев быелгы Хәйрия елы Әдәбият һәм сәнгать елының дәвамы булачагын билгеләп үтте. "Иҗат әһелләре бу елга үзләреннән зур өлеш кертә, кешелекне гүзәллек дөньясына тарта ала. Җылы сүз белән дә җанга ярдәм итеп була", - дип кабатлады Президент. Минтимер Шәймиев узган атнада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" спектаклен караганын искә төшерде. Билгеле булганча, һәркайсы үзенчә бәхетсез гомер кичергән ялгыз хатын-кызлар язмышын бәян итүче бу сәхнә әсәрендә тамашачы күп кенә сорауларга җавап таба ала. Президент әйткәнчә, "җылы сүз белән генә дә еш кына кешегә кыен вакытта ярдәмгә килеп була".
Шулай ук М.Шәймиев быел Хәйрия елында аеруча ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр, оешмалар һәм өлкәләр исемлеге төзеләчәген һәм аның киң җәмәгатьчелеккә игълан ителәчәген хәбәр итте. Анда ТР Президенты ярдәмгә мохтаҗ мәдәният, сәнгать коллективларына да үзләрен кертергә киңәш бирде. "Хәер сорашкан кебек килеп чыкмасын. Шулай да үзегезнең үтенечләрегезне тиешле дәрәҗәдә әйтегез. Чөнки кайда кемнең нинди проблемасы булуын белмичә торып, беркемдә сезгә ярдәмгә килергә ашыкмас", - дип аңлатты М.Шәймиев.
Әдәбият һәм сәнгать елы нәтиҗәләре буенча 30 битлек доклад
Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, узган ел Татарстанда һәм аннан чит төбәкләрдә мәдәният һәм сәнгать елы уңаеннан үткәрелгән чаралар турында хисап доклады 30 биткә тула. Шуңа күрә Татарстан Президенты сараенда оештырылган очрашуда Зилә ханым аны укып тормады.
Мәдәният министры Хөкүмәткә, министрлыкларга, гаммәви мәгълүмат чараларына, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына барлык чараларны уздыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. "Безнең Әдәбият һәм сәнгать елында куелган төп максатыбыз - татар халкын берләштерү һәм башка милләтләр белән үзара мөнәсәбәтләрне, дуслыкны ныгыту иде", - диде З.Вәлиева. Министр шагыйрь Г.Тукай, М.Җәлил, рәссам Н.Фешин, композитор һәм җырчы С.Садыйкова, композитор С.Гобәйдуллина һ.б. бик күп зур юбилейлар халыкара дәрәҗәдә узуын, Казан театрының "Йосыф кыйссасы" балеты авторлары Россиянең Дәүләт бүләгенә лаек булуын билгеләп үтте. Театрлар, иҗат коллективлары Англия, Төркия, Казахстан, Әзербәйҗан дәүләтләрендә гастрольләргә барып кайтуы турында сөйләде.
Мәдәният министры чит илләргә гадәттә классик әсәрләр генә алып чыгарга күнегелсә дә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының быелгы премьерасы - Р.Ахиярова музыкасы һәм Р.Харис либреттосына куелган "Шагыйрь мәхәббәте" операсының чит ил тамашачысына да тәкъдим итәрлек үзенчәлекле әсәр булуын әйтте. Минтимер Шәймиев исә үз чиратында көчле башкаручылар булганда, чыннан да бу операны читкә алып чыгу турында уйларга мөмкин, дип үз фикерен җиткерде.
Быелгы елга планнарга килгәндә Зилә Вәлиева язын Татарстанда Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать академиясе филиалы ачылачагын хәбәр итте. Һәм, әлбәттә, мәдәният өлкәсенә хәйриячеләр, меценатларны җәлеп итүне...
Татарстанда язучылар әзерләү бүлеге ачылырмы?
Хәйрия елын язучылар республика мәктәпләрендә очрашулар оештырып, шәхси китапханәләрендәге җыентыкларны мәктәпләргә бүләк итеп үткәрергә ниятли. ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов шулай ук "Татнефть", "Түбән кама нефть химиясе", "Татспиртпром" кебек берничә ширкәт белән хезмәттәшлек алып барылачагын, уртак проектлар тормышка ашырылачагын да әйтте. Мондый уңай тәҗрибәгә мисал итеп, узган ел "Татнефть" белән ТР Язучылар берлеге С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия һәм студентларга стипендияләр булдыруын әйтергә мөмкин.
ТР Президенты белән очрашудан файдаланып, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов бүгенге көндә әдипләребезне борчыган мәсьәләләрне телгә алды. Беренче сүз итеп, берлек рәисе "яшь кадрлар" мәсьәләсен күтәрде. Бүгенге көндә актив иҗат итүче язучыларның 62 проценты 60 яштән узган иҗатчылар икән. Илфак Ибраһимов Казан дәүләт университеның һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетларында 10-15 кешелек язучылар әзерләү бүлекләрен ачарга тәкъдим итте. Анда яшьләрне язучылык серләренә генә түгел, ә тәрҗемә итү, төрле жанрдагы текстларны редакторлау, әдәби тәнкыйть осталыгына да өйрәтергә ният бар. Шулай ук яшь татарстанлыларны Мәскәүдәге Югары әдәби курсларга укырга җибәрү теләге дә зур. И.Ибраһимов сүзләренчә, ул курслар түләүле, бер елга 1,5 мең евро тора.
Гадәттәгечә, сөйләшүдә язучыларның хезмәт хакы, гонорар күләме, эш стажы кебек мәсьәләләр дә күтәрелми калмады. Хәзерге вакытта берлектә һәр язучының социаль паспорты булдырылган. Аны төзегәндә 52 язучының инвалид икәнлеге, 30 кешенең торак шартын яхшырту, 26сына капиталь ремонт ясау, 14 ялгыз карт язучыны карау мөһимлеге ачыкланган. "Һәрвакыт барлык гонорардан Пенсия фондына салым түләп барсалар да, әдипләребез бары тик язучылык белән генә шөгыльләнгән елларын законлы эш стажына кертә алмый. Без ТР Дәүләт Советына бу мәсьәлә буенча хат яздык", - дип өстәде И.Ибраһимов. Минтимер Шәймиев бу өлкәдә чит төбәкләрнең, әйтик, Башкортстанның тәҗрибәсен өйрәнергә боерык бирде.
Илфак Ибраһимов үз чыгышында күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләрен соңгы юлга озату проблемасын да күтәрде.
Казанда яңа Татар зираты булачак
Кешене соңгы юлга озату мәсьәләсе чыннан да кискен тора, дип белдерде Минтимер Шәймиев. Күренекле шәхесләрне җирләгәндә бер уч җир бүлешеп, бәхәснең мэр бүлмәсенә кадәр барып җиткән очраклары еш була икән. ТР Президенты күптән түгел Казанның Татар зиратын карап кайтканлыгы, аның директоры белән сөйләшкәнлеге турында әйтте. Әлеге борынгы зиратның инде күптән тулганлыгын исәпкә алып, М.Шәймиев Казанда яңа татар һәм рус зиратлары ачарга әмер бирүен хәбәр итте. "Ул зиратлар шәһәрнең уңайлы һәм матур өлешендә урнашыр дип уйлыйм. Кешене соңгы юлга матур итеп озатырга кирәк", - диде Президент.
Яңа "объектлар" турында сүз чыккач, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина Президенттан башкалада яшьләр өчен музыкаль театр бинасы сорады. "Консерваториядәге опера студиясенең үз залы юк. Шулай ук дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап чыгучылар өчен дә яшьләр театры яңа кызыклы эш мәйданы булачак", - диде Зилә ханым.
Президент исә тиздән Казанда "Әкият" Татар дәүләт курчак театрына яңа бина төзеләчәген һәм аның проекты инде расланганын әйтте. Моннан тыш ул Казан дәүләт финанс-икътисад институты янындагы Мулланур Вахитов һәйкәле торган тауда Милли китапханәнең яңа бинасы төзеләчәген дә игълан итте. М.Вахитов һәйкәленә шәһәрдә башка лаеклы урын табарбыз, дип ышандырды Президент.
В.Качалов исемендәге Зур рус драма театры баш режиссеры Александр Славутский үз чиратында Президенттан быелгы сезонда актерлар курсына җыйган 15 студенты өчен тулай торак мәсьәләсен хәл итүне үтенде. Минтимер Шәймиев бүгеннән үк югары уку йортлары ректорларына тулай торакларда урын табарга кушты.
"Казан утлары" журналы баш мөхәррире, шагыйрь Равил Фәйзуллин да сүз алып татар басмаларына яздыруга дәүләт йогынтысын, теләктәшлек сорады. Президент бу эшкә Татарстандагы 50 меңгә якын укытучыны җәлеп итәргә киңәш итте.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле сәнгать җитәкчесе, җырчы Айдар Фәйзрахманов та үзенең ансамбленә костюмнар тегәргә акча кирәк дип сөйләде. Шулай ук бу ансамбль каршында балаларның дәүләт фольклор ансамблен оештырырга тәкъдим ясады. Ниһаять, 42 елдан соң, Башкортстан төбәгендә концертлар куеп кайту бәхетенә ирешкән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов та бу уңайдан ансамбльнең бию студиясен ул балалар ансамбленә кушарга һәм аны Дәүләт балалар җыр һәм бию ансамбле итәргә киңәш бирде. Бу тәкъдимнәрне Минтимер Шәймиев филармониянең Концерт залы төзеп-төзекләндерелеп беткәч хәл итәчәген әйтте.